news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Гонконг университеты беренче тапкыр омикрон-штаммының фотосын күрсәтте

Микрофотографиядә омикрон-штаммы белән авырган маймыл бөерләре күзәнәге күрсәтелгән.

(Казан, 8 декабрь, «Татар-информ»). Гонконг университеты коронавирус инфекциясенең яңа штаммы - «омикрон» микрофотографиясен бастырып чыгарды. Сурәт электрон микроскоп ярдәмендә эшләнгән, дип хәбәр ителә югары уку йортының матбугат хезмәте.

Эшкә патология һәм вирусология өлкәсендә тикшеренүчеләр һәм университетның башка белгечләре җәлеп ителгән. Микрофотографиядә омикрон-штаммы белән авырган маймыл бөерләре күзәнәге (Vero E6) күрсәтелгән.

Шул ук вакытта белгечләр фотографияне кечкенә килеш тә һәм зурайтып та тәкъдим иткән. Алар вирусның кечкенә кара кисәкчекләре булган везикулалы күзәнәкләр зарарлануын күрсәткән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100