news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия мәгърифәт министрлыгы укытучыларга хезмәт хакын арттырырга тәкъдим итте

Ведомство шулай ук Бөтенроссия мәгариф профсоюзы белән берлектә укытучыларның хезмәт хакына мониторинг үткәрде.

(Казан, 8 декабрь, «Татар-информ»). Мәгърифәт министрлыгы укытучыларның хезмәт хакларын арттыру турындагы тәкъдимне Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгына юллаган. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.

Россия мәгърифәт министры урынбасары Виктор Басюкның хаты Дәүләт Думасының Мәгариф һәм фән комитеты сайтында басылып чыкты.

«Мәгърифәт министрлыгы Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгына педагогик хезмәткәрләрнең хезмәт хакы үсешен тәэмин итүнең мөмкин булган сценарийлары буенча тәкъдимнәрне, шулай ук күрсәтелгән максатларрга бюджет акчаларының өстәмә ихтыяҗына тиешле исәп-хисапларны җибәрде», - диелә документта.

Ведомство шулай ук Бөтенроссия мәгариф профсоюзы белән берлектә укытучыларның хезмәт хакына мониторинг үткәргән. Аның нәтиҗәләре буенча педагогик эшнең нормасы атнасына 18 сәгать булган окладлар диапазоны ачыкланган. Иң түбән хезмәт хакы Мордовиядәге укытучыларныкы - 3,6 мең сум. Приморье краенда иң югары ставка теркәлгән - 22,3 мең сум.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100