news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Югары уку йортына кергәндә рус теленнән имтихан бирү мәҗбүри булачак

Россия Фән һәм югары белем бирү министрлыгының шул хактагы боерыгы хокукый мәгълүмат интернет-порталында урнаштырылган.

(Казан, 8 ноябрь, «Татар-информ»). Югары уку йортына кергәндә барлык белгечлекләр һәм әзерлек юнәлешләре өчен дә рус теленнән имтихан бирү мәҗбүри булачак. Россия Фән һәм югары белем министрлыгының шул хактагы боерыгы хокукый мәгълүмат интернет-порталында чыкты.

Документ киләсе елның 1 мартыннан үз көченә керә һәм 2027 елның 1 сентябренә кадәр гамәлдә булачак.

«РФ Фән һәм югары белем бирү министрлыгы бакалавриат һәм специалитет программалары өчен югары уку йортларына керү имтиханнарының исемлеген раслады», — диелә Россия Фән һәм югары белем бирү министрлыгы хәбәрендә.

Әйтик, математика кайбер техник белгечлекләр өчен мәҗбүри сынау булып тора.

Информатика, физика, химия һәм чит тел ихтыяҗ булган очракта белем бирү оешмасы билгеләячәк сынаулар исемлегенә кертелгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100