news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбән Камада 16 укытучы прививка ясатудан баш тарткан өчен эштән читләштерелә

Түбән Каманың мәгариф өлкәсендә 4992 хезмәткәр эшли, шуларның 90 проценты прививка ясаткан.

(Казан, 8 ноябрь, «Татар-информ», Эльза Кузнецова). Түбән Камада коронавируска каршы вакцинадан баш тарткан өчен 13 укытучы, өч тәрбияче һәм 34 техник персонал вәкилен эштән читләштереләчәк. Мондый мәгълүмат Түбән Кама мэриясендә узган эшлекле дүшәмбе вакытында тәкъдим ителде.

Түбән Кама районы мәгариф идарәсе башлыгы Рамил Гыйниятуллин бүгенге көндә мәгариф өлкәсендә 4992 хезмәткәр эшли, диде. Шуларның 90 проценты прививка ясаткан, 368 кешенең медицина каршылыгына белешмәсе бар.

«Укытучылар арасында 13 кеше эштән читләштереләчәк. Безнең инде яңа составта ничек эшләячәгебез билгеле. Эштән читләштерелгән укытучыларның сәгатьләре башка хезмәткәрләр арасында бүленәчәк», - диде ул.

ТР Түбән Кама районы башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Рамил Муллин, чыгышны шәрехләп, беренче чиратта, хезмәткәрләрне эштән азат итү сәбәпле, балалар зыян күрмәскә, белем бирү процессын һәм туклануны оештыруда тәртип бозулар булмаска тиеш, дип искәртте.

«Әгәр без пешекчеләрне яки техник персоналны читләштерсәк, бу барыбер мәктәпләр эшчәнлегенә йогынты ясый. Вакцинацияләүнең мөһимлеген җиткерергә кирәк. Әгәр килеп чыкмый икән, бернинди хокук бозулар булмасын өчен башка хезмәткәрләрне эшкә алырга кирәк. Бу мәсьәләне контрольгә алыгыз, сез шәхси җаваплылык тотасыз», — диде Рамил Муллин.

Түбән Каманың мәктәпкәчә учреждениеләрендә 4,3 мең кеше эшли, шуларның 93 проценты вакцина алган инде. Мәктәпкәчә белем бирү идарәсе башлыгы Светлана Андрианова сүзләренә караганда, 37 кешене эштән читләштерү карала. Шул ук вакытта балалар бакчалары һәм төркемнәр ябылмаячак.

«Өч тәрбияче, 34 хезмәт күрсәтүче персонал эштән читләштереләчәк. Барлык ата-аналарны да балалар бакчалары һәм төркемнәр ябылу күздә тотылмавына ышандырасым килә. Без штат режимында эшләячәкбез», - дип өстәде ул.

Элегрәк «Татар-информ» 9 ноябрьдән Чаллыда вакцинация алмаган хезмәткәрләрне дистанциядә эшләүгә күчерә башлаячаклар, дип хәбәр иткән иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100