Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Югары уку йорты биргән диплом өчен «гамәлдә булу вакыты» кертелергә мөмкин
Россия Президентының махсус вәкиле дипломнарны «гомерлеккә» бирү практикасын мәгънәсезлек дип атады.
(Казан, 8 ноябрь, «Татар-информ»). Югары мәктәп үсешенең алдагы этапларында югары белем турындагы документлар «таләп буенча дипломнар» дип үзгәртелергә мөмкин. Бу турыда «Архипелаг 20.35» белем бирү интенсивы өчен лекция барышында Россия Президентының цифрлы һәм технологик үсеш буенча махсус вәкиле Дмитрий Песков сүзләренә сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.
Аның сүзләренчә, сүз билгеле бер вакытка бирелгән дипломнар турында бара.
«Дипломнарны компетенцияләр профиле һәм портфолио алмаштыра алмый. Алар сезнең белем һәм компетенцияләрегезнең актуаль халәтен күрсәтә торган «таләп буенча диплом» форматына күчәргә тиеш булачак», — дип сөйләде ул.
Шулай ук президентның махсус вәкиле дипломнарны «гомерлеккә» бирү практикасын мәгънәсезлек дип атады.
«Белгеч уку йортында өйрәнгән белеменең 95 процентын онытмаган дип кем әйтә ала?» — диде Дмитрий Песков.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз