news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Башкортстанда 6-10 сыйныф укучыларын дистанцион укуга күчерәләр

Мәктәпләрдә мондый уку режимы 22 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк.

(Казан, 8 ноябрь, «Татар-информ»). Көзге каникуллардан соң, ягъни 9 ноябрьдән, Башкортстанда 1-5 сыйныф һәм 11 сыйныф укучылары гына мәктәпкә укырга барачак. 6-10 сыйныф укучылары дистанцион укуга күчә. Бу турыда республика башлыгы администрациясенә сылтама белән «Башинформ» агентлыгы хәбәр итә.

Җитмеш бала укый торган аз комплектлы мәктәпләрдә барлык укучылар да мәктәпкә йөреп укыячак. Мәктәпләрдә мондый уку режимы 22 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Якындагы ике атнада өстәмә белем бирү учреждениеләре дәресләрне дистацион рәвештә алып барачак.

Искәртеп үтик, СOVID-19 вазгыяте начарлану сәбәпле, укучыларны вакытыннан алды көзге каникулга чыгардылар. Укучылар 17 октябрьдә ял итә башлады. Алар 2 ноябрьдә мәктәпкә укырга килергә тиеш иде. Соңрак каникулларны 9 ноябрьгә кадәр озайтырга булдылар, диелә хәбәрдә. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100