“Укучының мәдәни көндәлеге” проекты быел мобиль кушымта форматында эшли

Агымдагы уку елы нәтиҗәләре буенча, 4 ел дәвамында мәдәни көндәлек проектында катнашкан беренче буын барлыкка килә.

(Казан, 8 ноябрь, «Татар-информ», Оксана Романова). Республика мәктәпләренең башлангыч сыйныф укучылары катнаша торган Татарстанның “Укучының мәдәни көндәлеге” мәдәни-белем бирү проекты быел мобиль кушымта форматында эшли. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында матбугат конференциясендә проект җитәкчесе - «Татармультфильм» студиясе директоры Азат Ганиев хәбәр итте.

Татарстан мәдәният министры урынбасары Гүзәл Шәрипова искәрткәнчә, проект беренче тапкыр 2014 елда - Россиядә Мәдәният елында гамәлгә ашырылган. Ул вакытта анда 40 мең беренче сыйныф укучысы катнашкан. Әмма киләсе елда проект Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән башлангыч 4 сыйныфка да кертелде.

“2017-2018 уку елында без кабаттан “Мәдәни көндәлекләр” тараттык. Хәзер 1нче сыйныфтан 4нче сыйныфка кадәр шундый көндәлекләр алучылар буыны барлыкка килә”, - диде Гүзәл Шәрипова.

Өч елда башлангыч сыйныфта укучы 370 меңгә якын бала проектта катнашты. Бу чорда 61 мең укучы республика музейларында, 171 мең чамасы бала мәдәни-күңел ачу үзәкләрендә, 250 меңнән артыгы китапханәләрдә булган. Проект кысаларында муниципаль һәм республика мәдәният учреждениеләрендә 2,5 мең чамасы конкурс үткәрелгән, аларда 138 мең 805 укучы катнашкан.

“Укучының мәдәни көндәлеге” рус һәм татар телләрендә чыгарыла. Моннан тыш, шундый сайт та эшли.

Проектның мобиль төре эшли башлауга, мобиль чаралардан кулланучылар барлык мәгълүматка да ия булачак.