Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Мәктәп укучылары торак-коммуналь хуҗалыгы нигезләре буенча кибертурнирда катнаша ала
Онлайн-ярышка V-VIII сыйныф укучылары чакырыла.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 8 октябрь, «Татар-информ»). Татарстан мәктәпләрендә укучылар торак-коммуналь хуҗалыгы нигезләре буенча «ЖЭКА» кибертурнирында катнаша алачак. Онлайн-ярышка V-VIII сыйныф укучылары чакырыла, дип хәбәр итә Казан мэриясенең матбугат хезмәте.
«Ярышта катнашу өчен уен сайтында (igra-jeka.ru) теркәлергә кирәк. Гаризалар 30 октябрьгә кадәр кабул ителә», - диелә хәбәрдә.
Биремнәрне 11-15 ноябрьдә үтәргә һәм баллар җыярга кирәк. Җиңүчеләргә дипломнар һәм бүләкләр тапшырылачак.
Кибертурнирны Торак-коммуналь хуҗалыгын реформалаштыруга ярдәм күрсәтү фонды, ТР торак-коммуналь хуҗалыгы өлкәсендә Төбәк Иҗтимагый контроль үзәге, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы оештыра.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз