news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Киләсе уку елында КФУ журфагында татар журналистикасына җиде бюджет урыны биреләчәк

Профессор Васил Гарифуллин бюджет урыннарына журналист булырга хыялланып, иҗади бәйгеләрдә катнашкан татар укучыларын җәлеп итү кирәклеген әйтте.

Киләсе уку елында КФУ журфагында татар журналистикасына җиде бюджет урыны биреләчәк

(Казан, 8 октябрь, «Татар-информ», Алсу Исмәгыйлева). Киләсе уку елында КФУның Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбендә татар журналистикасы белгечлегенә җиде бюджет урыны биреләчәк, бу урыннарга кабул ителгән абитуриентлар татар төркеме булып тупланачак. Бу турыда «Татар-информ» га Югары мәктәп профессоры Васил Гарифуллин сөйләде.

Бюджет урыннарына кабул ителү, БДИ балларыннан тыш, эчке имтихан нәтиҗәләре буенча да алып барылачак. Журналист булырга хыялланып, иҗади бәйгеләрдә, фестивальләрдә катнашкан, портфолио туплаган абитуриентларның рейтингын эчке имтихан баллары ярдәмендә үстереп булачак, диде Гарифуллин. «Бюджет урыннарына без нәкъ менә шундый балаларны тәкъдим итәчәкбез», — дип аңлатты ул.

Гарифуллин яшь кадрлар әзерләү юнәлешендә татар редакцияләрен, бигрәк тә республика гаммәви матбугат чараларын актив эшләргә өндәде. «Әгәр редакцияләр мәктәп укучылары белән эшләсә, бәйгеләр оештырса, шул бәйгеләрдә җиңгән балаларны без бюджет урыннарына кабул итәр идек», — диде Васил Гарифуллин. 

Быелгы уку елына КФУның Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбенә бюджет урыннары бирелмәде, татар төркеме тупланмады. Түләүле урыннарга 400ләп кеше кабул ителгән, алар барысы да рус телендә белем ала. Васил Гарифуллин: «Журналистика юнәлешенең русы, татары, чувашы юк — алар фәннәрне рус телендә үзләштерә», — диде.

Профессор әйтүенчә, татар журналистикасын үзләштерүгә күбесенчә авыл балалары килә, ә авыл кешеләренә балаларын түләүле бүлектә укыту авырга төшә, чөнки елына 150 мең түләү һәркемнең хәленнән килми. «Шуңа түләүле бүлеккә татар балалары аз килә. Бюджет урыннары булу безгә абитуриентларны кире кайтарыр дип уйлыйбыз. Татар журналистларын укытырга кадрлар бар, университетта традицияләр саклана», — диде ул. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100