news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда «АгроНТИ-2020» Бөтенроссия конкурсының 2нче этабы 14 район арасында үткәрелде

Конкурс республиканың түбәндәге 14 районының гомуми белем бирү учреждениеләреннән 6-11 сыйныф укучылары арасында үткәрелде.

Казанда «АгроНТИ-2020» Бөтенроссия конкурсының 2нче этабы 14 район арасында үткәрелде
https://agro.tatarstan.ru/

(Казан, 8 октябрь, «Татар-информ). Казанда «АгроНТИ-2020» Бөтенроссия конкурсының 2нче этабы лауреатлары ачыкланды. Анда 14 район мәктәбе катнашты. Бу турыда Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Конкурс республиканың түбәндәге 14 районының гомуми белем бирү учреждениеләреннән 6-11 сыйныф укучылары арасында үткәрелде: Әгерҗе, Әлмәт, Балтач, Чүпрәле, Алабуга, Зәй, Кукмара, Лаеш, Лениногорск, Түбән Кама, Саба, Сарман, Спас һәм Чистай.

 Ике көн буена укучылар уку-демонстрацион мәйданчыкларда, компьютер классларында һәм университет лабораторияләрендә АгроКоптерлар, АгроРоботлар, АгроКосмос һәм АгроМетео юнәлешләре буенча интенсив эш алып барды.

Авыл хуҗалыгында цифрлы технологияләрне һәм роботлаштыруны гамәлгә кертү, пилотсыз очкычларны, космик һәм метеотехнологияләрне куллану буенча иң яхшы чишелешләр өчен киеренке көрәш нәтиҗәсендә җиңүчеләр билгеләнде.

Алар — республиканың авыл гомуми белем бирү учреждениеләрендә белем алучы 20 укучы. Алар арасында — Лаеш районыннан — «АгроКоптерлар» Алмаз Сәхәбиев һәм «АгроРоботлар» Аделина Сабирова, Спас районыннан «АгроКоптерлар» Захар Ильичев. 

Мәсәлән, Алмаз Сәхәбиев авыл хуҗалыгындагы мәсьәләләрне хәл итү өчен пилотсыз очкычлар күрсәтте. Аделина Сабированы АгроРоботлар темасы кызыксындырды. Ә Захар Ильичев КвадроКоптер эшен күрсәтте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100