Бүген «Тоталь диктант»ка теркәлү башлана

Быел чара офлай, онлайн һәм «#пишемдома» форматында була.

(Казан, 8 октябрь, «Татар-информ»). Бүген «Тоталь диктант» бөтендөнья грамоталылыгы акциясенә теркәлү ачыла. Быел рус теле буенча белемнәрне 17 октябрьдә тикшереп булачакк. Бу турыда Казан мэриясенең матбугат хезмәте хәбәр итте.

«Тоталь диктант» өч форматта уза. Акция сайтында хәбәр ителгәнчә, эпидемиологик чикләүләр чараны офлайн рәвештә үткәрергә мөмкинлек биргән шәһәрләрдә яшәүчеләр шәһәр мәйданчыкларында диктант яза. Шулай ук, туры эфирда текст укыганны тыңлап, сайтта онлайн диктант язарга мөмкин була.

Моннан тыш, «#пишемдома» форматы оештырылган. Ул катнашучының фирма бланкасында брендланган ручка белән диктант язу (аны тарату пунктларында алырга мөмкин) һәм аннан соң аны тикшерү өчен оештырылган пунктларның берсенә тапшыра алуын күздә тота. Пунктлар адресын «Тоталь диктант» сайтында табарга мөмкин.

Барлык өч форматка теркәлү 8 октябрьдә 5.00 сәгатьтә чара сайтында ачылачак, ул 17 октябрьгә кадәр дәвам итә.

Оештыручылар хәбәр иткәнчә, онлайн-формат һәм «#пишемдома» өчен теркәлү мәҗбүри түгел, әмма «Тоталь диктантта» офлайн катнашу өчен махсус алдан теркәлергә кирәк.