news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Лениногорскиның Сарабиккол мәктәбе 100 еллыгын билгеләп үтте

Хезмәт алдынгыларына Рәхмәт хатлары тапшырдылар.

Лениногорскиның Сарабиккол мәктәбе 100 еллыгын билгеләп үтте
Зилә Мөдәррисова

(Лениногорск, 8 октябрь, "Татар-информ", "Заман сулышы", Зилә Мөдәррисова). Шушы көннәрдә Сарабиккол мәктәбе үзенең 100 еллыгын бәйрәм итте. Бер гасырлык белем учагын юбилее белән котлап, элеккеге укучылары, һөнәри гомерләрен балаларга тәрбия бирүгә багышлап, лаеклы ялга чыккан ветеран педагоглар, мәртәбәле кунаклар җыелды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Мәктәп директоры Сәлимә Гатина җитәкчелегендәге коллектив юбилейга тырышып әзерләнгән. Туган мәктәбен сагынып тантанага кайтучыларны иң элек Сарабиккол мәдәният йортында каршы алдылар. Бәйрәмнең рәсми һәм җырлы-биюле өлеше шунда узды.

Тантанада катнашкан шәһәр башлыгы урынбасары Гөлфирә Рафикова Сарабикколның абруйлы авыл булуын, монда хезмәт сөючән, булдыклы һәм бар яктан да уңган-булган халык яшәвен билгеләп үтте.

Мәктәпнең 100 еллыгы һәм укытучылар көне уңаеннан бүгенге көндә хезмәт куючы мөхтәрәм укытучылар: Фәния Әскарова, Фәния Ихсанова, Рәисә Сөнгатуллина, Светлана Моталлапова, Энҗе Камалтдинова, Резеда Мостафинага шәһәр башлыгы Рәгать Хөсәенов исеменнән Рәхмәт хатлары тапшырды.

Бөтен авылдашларының иң олы хыялы булган ике катлы урта мәктәп төзетүгә ирешә ул. Озак еллар Сарабиккол мәктәбенен уку-укыту эшләре буенча директор урынбасары булып эшләгән Рәшит Якуповны да искә алмый мөмкин түгел. Истәлеккә "Сарабиккол - әби авылы" дигән китаплар да язып калдырган кеше әле ул.

Бәйрәмнең икенче өлеше мәктәп бинасында дәвам итте. Теләге булган һәркем мул табыннар артында ашый-эчә алды. Укытучылар, сыйныфташлар бер-берсе белән очрашып аралашты, күңелле балачак елларын искә төшерде. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100