news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рафис Борһанов: Көз көне дистанцион укуга күчү дигән сүз — ялган

Авыручыларның саны артуын кисәтү өчен аерым төркемнәрне һәм сыйныфларны вакытлыча гына карантинга ябып тору ихтималы бар.

(Казан, 8 сентябрь, «Татар-информ», Рифат Каюмов). ТР Премьер-министры урынбасары — мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов социаль челтәрләрдә көз көне балалар янә дистанцион укуга күчәчәк дип таралган сүзләрне ялган мәгълүмат дип әйтте. Бу хакта ул ТР Хөкүмәт йортында узган брифингта белдерде.

«Белем бирү процессы рәтләп башланмыйча да, туктатылачак, дигән имеш-мимешләр август башыннан ук йөри. Ата-аналар чатларында, социаль челтәрләрдә көз көне балалар янә дистанцион укуга күчәчәк дигән мәгълүмат тарала. Бу — ялган. Язгы тәҗрибәне кабатлау өчен бернинди нигез һәм Роспотребнадзордан рәсми раслау юк», — диде Рафис Борһанов.

Министр сүзләренчә, мәктәпләрдә, бакчаларда аерым төркемнәрне һәм сыйныфларны вакытлыча гына карантинга ябып тору ихтималы бар. «Тик бу авыручыларның саны артуын кисәтү буенча гадәти практика. Ул электән шулай оештырылган һәм беркайчан да хәзерге кебек авыр кабул ителмәгән», — диде Рафис Борһанов.

 

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100