news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рафис Борһанов дистанцион укуга кире кайту турындагы имеш-мимешләрне кире какты

Белем бирү оешмаларында урыны белән карантин кертелергә: балалар бакчаларында аерым төркемнәр, мәктәпләрдә сыйныфлар ябылырга мөмкин.

(Казан, 8 сентябрь, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Татарстан мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов мәктәп укучыларының дистанцион белем алуга күчүе турындагы имеш-мимешләрне кире какты. ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ул шулай дип белдерде.

«Август башында белем бирү процессы башланырга өлгергәнче үк тукталачак дигән имеш-мимешләр барлыкка килде. Социаль челтәрләрдә көзен барысы да дистанцион белем алуга күчәчәк дигән ялган хәбәрләр тарала. Мин бу сорауга инде күп тапкырлар җавап бирдем – моңа бернинди алшартлар да юк», - диде Борһанов.

Шул ук вакытта, министр белем бирү оешмаларында урыны белән карантин кертелергә, ягъни балалар бакчаларында аерым төркемнәр, мәктәпләрдә сыйныфлар ябылырга мөмкин икәнлеген искәртте. «Бу – озак еллар кулланыла торган авырулар саны артуын кисәтү буенча гадәти тәҗрибә. Кызганыч, хәзер ул башка төрлерәк кабул ителә. Минем белем бирү процессында катнашучыларның барысын да тынычландырасым килә. Без уку елын гадәти режимда башладык һәм шундый ук режимда дәвам итәрбез дип өметләнәм», - диде ул.

news_right_1
news_right_2
news_bot