Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Түбән Каманың бер авылында мәктәп һәм балалар бакчасы булган күпфункцияле үзәк ачыла
ңа берләштерелгән үзәк төзелешенә республика бюджетыннан 47 миллион сумнан артык акча бүленгән.

(Казан, 8 август, «Татар-информ»). Түбән Кама районының Борок авылы үзәгендә күпфункцияле үзәк төзелә. Анда 14 урынлык башлангыч мәктәп һәм 15 урынлы балалар бакчасы да булачак. Бу хакта Түбән Кама районы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Алты ел элек авылда узган гасырның 30нчы елларында төзелгән мәктәпне япканнар. Искергән бина ремонтланырга тиеш булмаган һәм белем бирү процессы өчен яраклы булмаган. Уку елы ахырына кадәр мәктәп укучылары я Сухарево, я Түбән Камага укырга барган.
Яңа берләштерелгән үзәк төзелешенә республика бюджетыннан 47 миллион сумнан артык акча бүленгән.
Объектны октябрьдә ачу планлаштырыла.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз