news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Яр Чаллы дәүләт педагогия университеты 30 еллык юбилеен билгеләп үтә

30 ел эчендә югары уку йорты 18 меңнән артык педагогик кадр әзерләгән.

(Казан, 8 июль, «Татар-информ»). Яр Чаллы дәүләт педагогия университетының 30 еллык юбилеена багышланган китап дөнья күрде. Анда югары уку йортының төзелү тарихы, университетның үткәне һәм бүгенгесе чагылыш таба. Бу турыда Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итте.

Чаллы шәһәре 1970 еллар азагы — 1980 еллар башында бик зур темплар белән үсә: 1976 елда 200 мең кеше, 1979 елда 300 мең кеше, 1983 елда 400 мең кеше теркәлгән. Шәһәрдә балалар күп булу педагогик кадрлар таләп итә һәм 1980 елда Алабуга педагогия институтының педагогия факультеты югары уку йортының булачак ректоры Зиннур Шәрәфетдинов җитәкчелегендә Яр Чаллы шәһәренә күченә.

Башта ул Орловка урта мәктәбе бинасында урнаша. Шул ук елны факультет базасында мәктәпкәчә тәрбия бүлеге ачыла, ул дүрт елдан мөстәкыйль факультетка әверелә. Шул вакытта, 1984 елда, сәнгать-график факультеты барлыкка килә. Бу өч факультет мөстәкыйль югары уку йорты ачуга нигез була.

Югары матди-техник базасын үстерүдә шәһәр хакимияте һәм аны барлыкка китерүче шәһәр — КАМАЗ предприятиесе сәнәгатьчеләре актив катнаша. 1994 елда икенче уку корпусы сафка бастырыла, яңа перспективалы белгечлекләр һәм аспирантура ачыла, фәнни-педагогик кадрлар ныгый.

30 ел эчендә югары уку йорты шәһәр, Идел-Кама төбәге һәм тулаем ил өчен 18 меңнән артык педагогик кадр әзерләгән, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100