news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

КФУда 2020 елның иң яхшы 23 студентына тантаналы рәвештә дипломнар тапшырылды

Тантана быел беренче тапкыр ачык һавада ректор һәм проректорлар катнашында гадәти булмаган форматта узды.

КФУда 2020 елның иң яхшы 23 студентына тантаналы рәвештә дипломнар тапшырылды
Владимир Васильев

(Казан, 8 июль, «Татар-информ»). Казан федераль университетында 2020 елның иң яхшы чыгарылыш студентларына дипломнар тапшыру тантанасы узды. Бүләкләү уку йортының төп бинасы бакчасында ачык һавада оештырылды. Тантана башлануга бер көн кала барлык кеше коронавируска тест тапшырды.

КФУ ректоры Илшат Гафуров «бик яхшы» билгеләренә тәмамлаган студентларга 23 диплом, Рәхмәт хаты һәм истәлекле сыннар тапшырды, шуннан соң аңа традицион татар орнаменты белән эшләнгән чыгарылыш студентларына бирелә торган махсус башлык бүләк иттеләр.

«Әлеге тантанада КФУның иң алдынгы студентлары утыра, бәйрәм, гадәт буенча, ректор катнашында уздырыла. Монда уңган-булганнар гына түгел, иҗатта, спортта һәм җәмәгать тормышында үзләрен күрсәткән кешеләр дә бар», — дип билгеләп үтте Казан федераль университеты ректоры Илшат Гафуров.

Чыгарылыш студенты Алинә Сысоева Казан университеты тудырган шартлар һәм мөмкинлекләр өчен рәхмәтле булуын сөйләде. «Мин бүген чиксез бәхетле. Диплом тапшыру тантанасының үзгәртелгән форматы бик шәп узды дип уйлыйм, тирә-якта якты төсләр, урамда җәй, күңел күтәренке», — дип уртаклашты ул.

«Тантанага әнием һәм сеңлем белән килдем, чөнки диплом бирү тантанасы гаиләбез өчен уртак бәйрәм. Ничек шатланмыйсың, ди?! Коронавирус булу сәбәпле, гадәти булмаган форматта үтсә дә, ул минем хәтердә мәңгегә истә калыр. Университет турында балаларым, оныкларыма сөйләрмен. Киләчәктә иң еш кунаклар булырбыз», — диде КФУның Психология һәм мәгариф институты студенты Гөлчәчәк.

Ректор бүләкләү тантанасында чыгарылыш студентлары күпкә күбрәк булуын искәртте, әмма коронавирус аркасында чикләүләр кертергә туры килүен әйтте. «Күп еллар дәвамында бәйрәмне университетыбызның Императорлар залында үткәрә идек, миңа калса, киләсе елларда аны нәкъ шушы урында уздыра башларбыз», — дип тәкъдим итте ул.

Илшат Гафуров чыгарылыш студентларына бернинди авырлык алдында да кулларын төшермәскә өндәде. «Кризис килә дә, китә ул. Безнең бурычыбыз — һәрвакыт алга бару. Барлык эшләрегездә уңышлар телим. Университетның ишекләре сезнең өчен гел ачык. Сезнең исемнәрегез Чыгарылыш ассоциациясендә иң яхшы чыгарылышлар дип кертеләчәк. Исәнлек-саулык, озын гомер, бәхет телим», — диде ректор татар телендә.

Барлык чыгарылыш студентлары да битлекләр һәм перчаткалар белән тәэмин ителгән иде. Тантана ахырында барысы да «ура» дип әйтеп, башлыкларын җилгә очырды. Ректор һәм аның проректорлары белән әлеге 23 студент истәлеккә күмәк фотога төште.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100