news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Юто Хисияма: “Үз илемдә рәхәт булса да, Татарстан сагындыра башлады”

Татар телен үзлегеннән өйрәнеп, аны КФУда камилләштергән япон егете киләчәктә дә Казан белән элемтәне өзмәскә уйлый

(Казан, 8 июль, “Татар-информ”, Ләйсән Исхакова). 2014 елда Казанда татар теле һәм әдәбияты буенча үткәрелгән II халыкара олимпиадада Гран-при яулаган Юто Хисияма, КФУда гамәлгә куелган “Мәдәниятара багланышларда төрки телләр” программасын тәмамлап, филология магистры дипломын алган. Кызыл дипломны аңа вузның Л.Толстой исемендәге филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры Рәдиф Җамалетдинов тапшырган, дип хәбәр итә шушы институтның Г.Тукай исемендәге татар филологиясе һәм мәдәнияте бүлеге.

Юто Хисияма 2013 елда Токио чит телләр университетының төрки телләр бүлеген тәмамлый. Татар телен үзлегеннән өйрәнгән егет белем дәрәҗәсен татар теле һәм әдәбияты буенча халыкара олимпиадада сынап карарга ниятли. Нәтиҗәдә, бу бәйгедә Гран-при яулауга ирешкән Юто Казан университетында белем алу хокукына лаек була. Магистратурада уку чорында ул үзен тырыш, сәләтле студент итеп таныта.

“Татар-информ” вәкиле Ютоның үзе белән элемтәгә кереп аралашты. Диплом алганнан соң, егет туган иле Япониягә кайтып киткән. Үз илемдә рәхәт булса да, Казан, Татарстан инде бераз сагындыра башлады, диде ул. Магистрлык диссертациясен “Татар һәм башкорт телләренең тартым категориясе” дигән темага яклаган. Бу теманы Казанга укырга килер алдыннан ук сайлаган. Әмма, Япониядә татар грамматикасы буенча хезмәтләр булмау сәбәпле, укуын Татарстан башкаласында дәвам иттеререгә булган. Егет сүзләренчә, татар һәм башкорт телләрендә тартым категориясе гаять мөһим роль уйный. Диссертация темасы актуаль булудан тыш, шактый катлаулы да. Шуңа фәнни хезмәтне язу шактый авыр бирелгән. Әмма фәнни җитәкчесе – КФУның гомуми һәм төрки телләр белеме кафедрасы доценты Гүзәл Нәбиуллина ярдәме белән бу эшне башкарып чыккан.

“Магистратурада уку файдалы булды. Саф татар телендә белем алып, имтихан тапшырып, диссертация яклап, диплом алу мөмкинлеге булуына бик шатландым. Татарстанда уку белем генә түгел, бик күп дуслар, танышлар, хатирәләр дә бүләк иттте. Киләчәктә Япониядә аспиратурага кереп, төрки телләрне өйрәнүне дәвам итәргә уйлыйм. Параллель рәвештә читтән торып КФУга да аспирантурага керергә ниятем бар. Алга таба да Япония белән Татарстан арасында яшәрмен. Шуңа күрә Татарстанга бәлки тагын килергә насыйп булыр”, – диде Юто. Хәзерге вакытта ул япон, төрек, инглиз, татар, башкорт телләрен белә. Киләчәктә японнарга татар теле өйрәтергә, Япониядә яшәүче татарларны, аларның телләрен, гореф-гадәтләрен өйрәнергә тели.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100