news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан чыгарылыш укучылары иң популяр фән буенча имтихан тапшыра

Бүген җәмгыять белеме һәм химия буенча имтихан уза

  (Казан, 8 июнь, «Татар-информ»). Бүген Россиядә җәмгыять белеме буенча Бердәм дәүләт имтиханы уза. Татарстанда бу фәнне 9,2 мең кеше сайлаган. Башка еллардагы кебек үк, ул укучылар арасында популяр фән булып кала.

Чыгарылыш укучылары 36 биремне үтәргә тиеш була.

Шулай ук, бүген 2,5 мең татарстанлы химия буенча имтихан тапшыра. Алар 3 сәгатьтә 40 сорауга җавап бирергә тиеш.

Имтиханнар 10.00 сәгатьтә башлана. Нәтиҗәләр 10 көннән соң билгеле булачак.

Бүген Россия чыгарылыш укучыларының 428 меңнән артыгы җәмгыять белеме буенча имтихан бирә, ә химия буенча – 85 меңнән артык кеше. Беренче фән буенча, ким дигәндә, 42 балл җыярга кирәк, ә икенчесе буенча – 36.

news_right_1
news_right_2
news_bot