Рус теленнән минималь балл 37 дип билгеләнде

Барлык укучыларга тапшыру мәҗбүри саналган рус теленнән Бердәм дәүләт имтиханын Россиядә 960 мең укучы, шул исәптән Татарстанда 29 мең 312 кеше тапшырды
(Казан, 8 июнь, “Татар-информ”). Белем бирү һәм фән өлкәсендә күзәтчелек итү буенча федераль хезмәтнең (Рособрнадзор) теге яки бу предмет буенча минималь баллар шкаласын билгеләүче комиссиясе 6 июньдә рус теленнән минималь баллны билгеләде. Быел ул 37 баллны тәшкил итә.
Билгеле булганча, барлык укучыларга тапшыру мәҗбүри саналган рус теленнән Бердәм дәүләт имтиханын Россиядә 960 мең укучы, шул исәптән Татарстанда 29 мең 312 кеше тапшырды (башта 31 мең 193 кеше заявка биргән иде).
Гомумән алганда, Россия күләмендә минималь баллны укучыларның 5,9 проценты җыя алмаган. Татарстанда 26 мең 539 кешенең күрсәткече - минималь баллдан югарырак. Бу имтихан тапшырганнарның 90,5 проценты дигән сүз. Рус теле буенча агымдагы елның 9-10 июнендә апелляция бирергә була.
ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының рәсми сайты хәбәрләренә карганда, кирәк дип санаганда, рус теленнән Бердәм дәүләт имтиханын 17 июньдә яки, Дәүләт имтихан комиссиясе карары белән, башка берәр көнне тапшырырга мөмкин. Ләкин моның өчен математикадан минималь балл җыярга кирәк.
Рус теленнән 100 баллны Россиянең 59 төбәгеннән 339 укучы, шул исәптән Татарстаннан 19 укучы җыйган.
Тапшыру мәҗбүри саналган математика предметы буенча минималь баллар күләме 12 июньгә кадәр игълан ителәчәк. Билгеле булганча, рус теле һәм математикадан имтихан нәтиҗәләре аттестат алуга йогынты ясый.
Рус теле шулай ук теләсә кайсы югары һәм урта махсус һөнәри уку йортына кергәндә кирәк булачак.