news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Үз-үзеңне изоляцияләү режимыннан соң балаларны бакчага кабул итү кагыйдәләре билгеле

Май бәйрәмнәреннән соң республикада балалар бакчалары штатлы режимда эшли башлый.

Үз-үзеңне изоляцияләү режимыннан соң балаларны бакчага кабул итү кагыйдәләре билгеле
Владимир Васильев

(Казан, 8 май, «Татар-информ»). Үз-үзеңне изоляцияләүдән соң балаларны мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренә кабул итү тәртибе турында Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгында сөйләделәр.

Республикада 12 майдан балалар бакчалары штатлы режимда эшли башлаячак, диелә Мәгариф һәм фән министрлыгы хәбәрендә.

Ата-аналарга балаларны кабул итүнең вакытлы тәртибенә игътибар итәргә кирәк. Баланың сәламәтлеге турында поликлиникадан белешмә алырга кирәкми. Йогышлы авырулар белән элемтәдә булмау турындагы белешмәне участок педиатрлары бирә. Моның өчен табибка телефон аша мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Участок педиатрының телефоны булмаган очракта, call-үзәк яки поликлиникадагы теркәү бүлеге буенча элемтәгә керергә кирәк. Белешмәләр электрон почта яки мессенджерлар буенча җибәреләчәк. Белешмәнең фотосы яки аның сканерланган күчермәсе җибәреләчәк.

Балалар бакчаларында иртән баланың сәламәтлеген тикшерүне көчәйтәчәкләр. Томау һәм тын юллары авыруларының башка билгеләре булган балалар мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренә кабул ителми.

Балалар бакчаларына кабул итүнең вакытлы тәртибен Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы төзегән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100