news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

12 майдан Татарстанда балалар бакчалары эшли башлый

Хәзер Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм  Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе гомуми үзизоляциядән соң балаларны кабул итү тәртибен эшли.

12 майдан Татарстанда балалар бакчалары эшли башлый
Солтан Исхаков

(Казан, 8 май, «Татар-информ»). Татарстанда балалар бакчалары 12 майдан штатлы режимда эшли башлаячак. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте җитәкчесе Алсу Мөхәммәтова хәбәр итте.

«Хәзер Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе гомуми үзизоляциядән соң балаларны кабул итү тәртибен төзи. Шулай ук 12 майдан авылларда аз комплектлы мәктәп укучылары (20 бала укый торган) штатлы режимда укыячак», — диелә хәбәрдә.

Татарстан укучыларының калганнары 12 майдан дистанцион форматта укуларын дәвам итәчәк. 1-8 сыйныф укучылары 23 майда, 9, 10 һәм 11 сыйныф укучылары 30 майда дистанцион форматта уку елын тәмамлый.

news_right_1
news_right_2
news_bot