news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

12 майда мәктәпләрдә дистанцион режимда уку дәвам ителәчәк

Татарстанда уку елы тәмамланачак көннәр билгеле.

12 майда мәктәпләрдә дистанцион режимда уку дәвам ителәчәк
Владимир Васильев

(Казан, 8 май, «Татар-информ»). 12 майдан Татарстан укучылары дистанцион режимда укуларын дәвам итәчәк. Бу турыда Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итте.

1-8 сыйныф укучылары уку елын 23 майда тәмамлаячак.

9, 10 һәм 11 сыйныфларда белем алучы югары сыйныф укучылары өчен уку елы 30 майда тәмамланачак. 

Әлегә укучылар 11 майга кадәр ял итәчәк. 6, 7 һәм 8 майда балалар бакчаларында дежур төркемнәр элеккеге режимда эшли.

Көллият һәм югары уку йортлары студентлары өчен 9, 10 һәм 11 май ял көннәре була.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100