Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Төбәкләрдә бердәм стандарт әзерләү өчен мәктәптә туклану оештыруны тикшерәләр
Мәгариф министрлыгында элек хәбәр ителгәнчә, Россия мәктәпләре укучыларының 75 проценты ике тапкыр кайнар аш белән тукландырылмый.

(Казан, 8 май, «Татар-информ»). Россия Мәгариф министрлыгы ил төбәкләрендә мәктәптә туклануны оештыру системасын тикшерергә планлаштыра. Алынган мәгълүматларны укучылар өчен кайнар ризык белән туклану стандартлары концепциясен формалаштырганда куллану планлаштырыла. Бу хакта ТАССка чәршәмбе көнне Мәгариф министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
«Мәктәпләрдә сыйфатлы туклану процессын оештыру - белем бирү мохитенең иң кирәкле шартларыннан берсе, аны тәэмин итү һәр төбәкнең турыдан-туры бурычы <...> министрлык иң яхшы региональ тәҗрибәләрне ачыклау өчен барлык регионнарга мониторинг үткәрергә планлаштыра», - диде агентлык әңгәмәдәше.
Ул хәбәр иткәнчә, алынган мәгълүматларны мәгариф оешмаларында кайнар аш белән туклануны оештыру системасын алга таба камилләштерү өчен «укучыларны кайнар аш белән тәэмин итүне оештыру системасының бердәм концепциясен формалаштыру аша» куллану планлаштырыла.
Апрель урталарында Россия мәгариф министры урынбасары Татьяна Синюгина хәбәр иткәнчә, Россия мәктәпләре укучыларының 75 проценты ике тапкыр кайнар ризык белән тукланмаган. Бу укучыларның 40 проценты.
Россия мәгариф министры Ольга Васильева элегрәк мәктәпләргә балалар ризыгы белән тәэмин итүче билгеләгәндә конкурс үткәрүдән баш тартырга тәкъдим иткән иде. Чөнки еш кына бу төшке ашның бәясе төшүгә китерә, бу аның сыйфатына йогынты ясый. Соңрак ул, министрлык туклану белән тәэмин итүчеләр санын киметү мөмкинлеген карый, дип аңлатты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз