news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Минтимер Шәймиев: Бүген балаларыбыз берничә телгә омтыла

Дәүләт Киңәшчесе полилингваль мәктәпләрне булдыру максатына тиешле дәрәҗәдә ирешергә кирәклеген искәртә.

Минтимер Шәймиев: Бүген балаларыбыз берничә телгә омтыла
архив/Рамиль Гали

(Казан, 8 апрель, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Бүген балаларыбыз берничә телгә омтыла, күп телле белем бирү мәктәпләре барлыкка килү — шуның нәтиҗәсе ул. Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев «Казан утлары» журналына биргән интервьюсында шул хакта әйткән.

«Барыбызга да бергәләшеп, түземлек белән бу мәсьәләләрне хәл итәргә кирәк. Ышанам: эшне ахырына кадәр җиткерәчәкбез! Язучыларга, галимнәргә, журналистларга да шушы юнәлештә зур җаваплылык йөкләнә. Хәзерге вакытта эш бармый дип әйтмим, ләкин безгә үз ниятебезне алга сөреп, үз максатыбызга тиешле дәрәҗәдә ирешергә кирәк», — ди Дәүләт Киңәшчесе.

Минтимер Шәймиев фикеренчә, юллар табарга, ялгышларны төзәтергә кирәк. «Мөмкинлек бар, уңганлык-булганлык безнең халыкның канында ул. Дөньядан артта калсак, үкенечле булачак. Киләчәк хакына килешү юллары табарга кирәк», — ди ул.

Дәүләт Киңәшчесе тел, милләт язмышын хәл итүгә аның барлык проблемаларын да тирәнтен аңлаган, үз йөрәге аша кичергән затларның катнашуы зарур, дип саный. Ул әңгәмәдә, чын татар мәктәбен тәмамлап, институтка кергәндә, имтиханнарга җәй буе тәрҗемә итә-итә әзерләнгәннәрен искә төшергән. Гомерлеккә күңеленә кереп калган бер имтихан турында сөйләгән.

«Дәүләт теле булган рус телен, чит телләрне белгән балаларның күбрәк булуын телибез. Ләкин шундый ук хокукка ия милли-туган телләрне дә яратырга, яхшы белергә кирәк. Бер генә милләтнең дә туган телен кимсетү шартларына куярга ярамый», — ди Минтимер Шәймиев. Ул бу мәсьәләләргә тирәнтен караш тәҗрибә белән килә дигән фикердә.

«Президент чакта көндәлек эшләр бихисап, тавык та чүпләп бетерә алмаслык. Хәзер шушы мәсьәләләргә күбрәк игътибар бирергә мөмкинлегем, вакытым бар. Тел мәсьәләсе катлаулы, тигез җирдә абынасың, тиктомалдан проблема тудырасың килә икән — рәхим ит, адәм баласы өчен иң беренчел хокук булган телгә кагыл!», — ди Минтимер Шәймиев.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100