news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Галимнәрнең мәкаләләрен чит ил басмасында чыгару таләбеннән баш тартырга җыеналар

Россия вице-премьеры Дмитрий Чернышенко Идел буе федераль округы төбәк башлыклары белән ярдәм чаралары турында киңәшмә үткәрде.

(Казан, 8 март, «Татар-информ»). Министрлар Кабинеты дәүләт биремнәрен, федераль проект һәм программаларны үтәгән вакытта «чит ил фәнни басмаларында мәкаләләр булырга тиеш» дигән таләптән баш тартырга ниятли.

Бу хакта ТАСС агентлыгы Россия вице-премьеры Дмитрий Чернышенко аппаратына сылтама белән хәбәр итә.

Чернышенко билгеләп үткәнчә, биредә Web of Science һәм Scopus системаларына керә торган басмалар хакында сүз бара.

Элегрәк хәбәр ителгәнчә, вице-премьер Идел буе федераль округы төбәк башлыклары белән ярдәм чаралары турында киңәшмә үткәргән иде. Әлеге чаралар Россиягә карата санкцияләр кертелүгә бәйле рәвештә социаль-икътисади вазгыятьне тотрыклыландыру максатыннан кабул ителә. Чарада ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100