news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

ИЯЛИ галимнәре гарәп графикалы татар текстларын кириллицага күчерү программасы ясады

Хәзерге вакытта бу программа пилот режимында эшли.

ИЯЛИ галимнәре гарәп графикалы татар текстларын кириллицага күчерү программасы ясады
Рамиль Гали

(Казан, 7 февраль, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Татарстанда гарәп графикасында язылган татар текстларын кириллицага күчерү программасы әзерләнде. Берничә айдан аны киң җәмәгатьчелек куллана ала башлаячак. Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Язма һәм музыкаль мирас үзәгенең җитәкчесе Илһам Гомәров “Татар-информ” хәбәрчесен яңа программа белән таныштырды.

“Зур байлыгыбыз - ХХ гасыр башында чыккан татар китаплары һәм матбугаты киң җәмәгатьчелектән читтә кала. Чөнки гарәп графикасында басылган. Аларны кириллицага күчерү өчен компьютер программасы эшләү мәсьәләсен күтәрдек. Бу эшкә программистлар җәлеп ителде”, - ди Илһам Гомәров.

Галим гарәп графикасының катлаулы булуын, символдан символга күчереп кенә эшләү мөмкин булмавын әйтә. Гарәп теле өчен ясалган программаларны гарәп графикасындагы татар теле өчен файдаланып булмаган: алар хәрефләрне генә таркаткан. Шунлыктан институт галимнәре графиканы күчерү өчен үзләренең уникаль алгоритмын булдырган.

“Эшли башлар алдыннан мондый программаның башка халыкларда булуы белән кызыксындык. Таба алмадык. Төрек теле өчен андый программа булуын ишеттек, әмма ачык интернет киңлекләрендә ул юк. Программаның мөмкинлекләре зур, бәлки аны гомумтөрки итеп тә булыр, аның өчен һәр телнең сүзлек запасын гына кертергә кирәк”, - ди Илһам Гомәров.

Хәзерге вакытта бу программа пилот режимында эшли. Ул 70-75 процент текстны күчерә ала. Галимнәр бу программаны камилләштереп тиз арада ачык системага урнаштырырга вәгъдә итәләр. Бу ТР Фәннәр Академиясенең электрон сүзлекләр һәм программалар куелган платформасы булырга мөмкин.

Гарәп графикасында язылган татар текстларын кириллицага күчерү программасы «2014-2020 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү» дәүләт программасы кысаларында эшләнгән.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100