Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
КФУ дөньяның иң яхшы 100 университеты исемлегенә керде
THE WUR by subject 2019/202020 рейтингы нәтиҗәләре буенча «Мәгариф» юнәлешендә КФУ 94нче урынны алды.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВнокласснРСвЂВРєРСвЂВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВРЎР‚

(Казан, 7 ноябрь, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Казан федераль университеты беренче тапкыр «Мәгариф» юнәлеше буенча дөньяның иң яхшы 100 университеты исемлегенә керде. Бу хакта бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә югары уку йорты ректоры Илшат Гафуров хәбәр итте.
«Times Higher Education World University Ranking 2019/202020 (THE WUR by subject 2019/2020) түбәндәге юнәлешләр буенча «Бизнес һәм икътисад», «Мәгариф», «Хокук», «Социаль (иҗтимагый) фәннәр» фәннәр рейтингы нәтиҗәләре басылып чыкты. КФУ беренче тапкыр «Мәгариф» юнәлеше буенча дөньяның иң яхшы 100 университеты исемлегенә керде һәм 94 нче позицияне алды», -диде ул.

Спикер мәгълүматларына караганда, Россия югары уку йортлары арасында КФУ беренче урынны алган, «5-100» проекты югары уку йортлары арасында университет шулай ук алдынгы позициядә тора. «Мәгариф» юнәлеше буенча йомгаклау баллы 50,2 берәмлек тәшкил иткән, элек ул 43,9-47,4 булган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз