news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәгариф һәм фән министрлыгы: Татарстан мәктәпләре гадәти режимда эшләвен дәвам итә

Казанның кайбер мәктәпләрендәге берничә сыйныф кына ОРВИ аркасында карантинга ябылган.

Мәгариф һәм фән министрлыгы: Татарстан мәктәпләре гадәти режимда эшләвен дәвам итә
Илнар Төхбәтов

(Казан, 7 октябрь, «Татар-информ»). Татарстан мәктәпләрендә уку-укыту гадәти режимда дәвам итә. Бу хакта республиканың Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

ОРВИ башлану аркасында Казанның сигез мәктәбендә 11 сыйныф карантинга ябылган. Республиканың калган муниципалитетларында карантинга ябылган сыйныфлар юк.

«Татарстанда тулысынча карантинга ябылган мәктәпләр дә юк. Министрлык вазгыятьне көне саен тикшереп тора, салкын тиеп авыру очраклары аркасында күпме баланың һәм сыйныфның дистанцион укуга күчүен күзәтә», — диделәр матбугат хезмәтендә.

Республикада мәктәп укучыларының көзге каникулларын штатлы режимда 2-8 ноябрьдә уздырырга планлаштыралар. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100