Әгерҗедә күп балалы укытучы гаиләләренә планшет тапшырылды

Күп балалы педагогларын бүләкләү хакимият залында узды, барлыгы биш гаилә планшет алды.

(Казан, 7 октябрь, «Татар-информ»). Татарстанда «Мәрхәмәт — Милосердие» берләшмәсе инициативасы белән «Изгелек кыл» хәйрия акциясенең чираттагы этабы булды. Депутат хатын-кызлар педагогларның күп балалы гаиләләренә планшетлар тапшырды. Алар арасында Әгерҗе районының Бима авылыннан Юзыкаевлар гаиләсе дә бар. Бу хакта «Әгерҗе хәбәрләре» газетасы яза.

Лариса Зиновьевна үзенең 32нче уку елын педагог буларак башлады. Ул география укыта, 17 ел директорның тәрбия эше буенча урынбасары вазифасында эшли. Гаилә башлыгы Станислав Алексеевич агрофирмада механик булып эшли. Икесе дә күп балалы гаиләләрдә үскән, шуңа күрә бердәм команда белән эшләүнең нәрсә икәнен яхшы беләләр. Өстәвенә, икесе дә беренче бала булган,  Лариса җиде бала арасында иң өлкәне, Станислав алты баланың беренчесе булган.

«Безнең биш балабыз булыр дип уйламадык та, шулай килеп чыкты инде», — диде Лариса Зиновьевна.

Олы бала белән кечкенәсенең арасы 13 ел. Аралар зур, вакыт та үзгәрә, әмма Юзыкаевлар гаиләсендә тәрбия принциплары гел бертөрле. Беренче урында — хезмәт.

Алар күп итеп терлек асрый. Бөтен эшне дә бергәләп эшлиләр. «Безнең махсус техникабыз юк, печәнне дә кул белән җыябыз. 33 сутый бәрәңге утыртабыз», — дип сөйләде Лариса Зиновьевна.