news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чирмешән укытучылары яңа ноутбуклар белән эш башлады

Районның 156 укытучысына уку елы башында заманча ноутбуклар тапшырылды.

(Чирмешән, 7 октябрь, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Гөлсирә Шәрифуллина). Чирмешән укытучылары яңа ноутбуклар белән эш башлады. Районның 156 укытучысына уку елы башында заманча ноутбуклар тапшырылды, дип яза җирле басма.

“Татарстан Республикасында электрон белем бирү” программасы кысаларында укытучыларга биш ел элек ноутбуклар бирелгән иде. Инде искерергә дә өлгергән җиһазларны яңасына алмаштыралар. Укытучыларның бер өлеше узган елны ук яңа ноутбуклар белән эш иткәннәр.

news_right_1
news_right_2
news_bot