news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда Халыкара белем бирү программалары үзәге булачак

ТР мәгариф һәм фән министры “Алгарыш” грантлар программасының киләчәген шәрехләде

(Казан, 7 октябрь, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). Бүген ТР Фәннәр академиясендә РТ Хөкүмәтенең “Алгарыш” грантлар программасы чыгарылышының ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова, ТР Фәннәр академиясе президенты Әхмәт Мәзгаров, ТР яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры Рәфис Борһанов, югары уку йортлары ректорлары, республиканың сәнәгать комплексы җитәкчеләре, галимнәр, укучы яшьләр катнашындагы III Республика форумы пленар утырышында ТР мәгариф һәм фән министры Альберт Гыйльметдинов әлеге программаның 4,5 ел вакыттан бирле гамәлгә ашырылышы һәм перспективалары хакында шәрехләде.

Министр сүзләренчә, “Алгарыш” программасының ассоциациясе төзелү, сайтын булдыру – кичәге көн, хәзерге вакытта аның “Николай Лобачевский” ярдәмче программасы буенча 20 яшь кеше Германиядә икееллык магистратурада укый, быел программа буенча мәгариф учреждениеләре җитәкчеләреннән 25 белгеч Мәскәүдәге Дәүләт университеты – Югары икътисад мәктәбендә Европа дәрәҗәсендә белем ала башлый, нәтиҗәдә, алар шушы уку йорты һәм Манчестер университеты (Бөекбритания) магистры дәрәҗәсе белән Мәскәү югары социаль һәм икътисади фәннәр мәктәбе дипломына ия була, укытучылар дөньяның теләсә кайсы әйдәп баручы мәктәбендә стажировка уза ала һ.б. Быел исә грантлар программасында 318 кеше катнашкан (былтыр – 360).

Киләчәктә Казанда Халыкара белем бирү программалары үзәге булачак, чөнки Универсиадада хезмәт күрсәтү өчен кимендә 20 мең волонтерны чит телләргә өйрәтү таләп ителә. Алга таба мәгариф учреждениеләре белән турыдан-туры элемтәләр салу гамәлдә булачак, дип, А.Гыйльметдинов Казанга, рус телен тирәнтен өйрәнү максатында, АКШтан килеп гаиләләрдә яшәүче 7 мәктәп укытучысын мисалга китерде (алар шушы утырышка чакырылган иде). Болардан тыш, ул “Алгарыш” программасына эш бирүчеләрне җәлеп итүне көчәйтү максаты куйды.

Хәзерге вакытта шушы программа буенча студентлар, аспирантлар һәм 35 яшькәчә булган яшь галимнәр, гыйльми дәрәҗәсе булган югары уку йортлары укытучылары, урта гомумбелем бирү, шулай ук башлангыч, урта һәм югары һөнәри уку йортлары хезмәткәрләрен конкурс нигезендә укыту өчен финанслау каралган (елына хәзер 100 млн.сум һәм 4,5 елда 500 млн. сум сарыф ителгән).


 

news_right_1
news_right_2
news_bot