news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбән Камада барлык башлангыч сыйныфларны биш көнлек уку атнасына күчерү ниятләнә

1 сентябрьдән Түбән Каманың 17 гомуми белем бирү учреждениесендә башлангыч сыйныфлар биш көнлек уку атнасына күчте.

Түбән Камада барлык башлангыч сыйныфларны биш көнлек уку атнасына күчерү ниятләнә
https://tat.e-nkama.ru/

(Казан, 7 сентябрь, «Татар-информ»). Түбән Кама һәм Кама Аланы башлангыч сыйныфларын биш көнлек уку атнасына күчерергә планлаштыралар. Бу хакта Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

«Эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә Түбән Кама муниципаль районының мәгариф идарәсе башлыгы Рамил Гыйниятуллин белдерүенчә, укытуның әлеге формасы уңай нәтиҗәләр бирсә, бу мөмкин булачак.

Исегезгә төшерик, 1 сентябрьдән Түбән Каманың 17 гомуми белем бирү учреждениесендә башлангыч сыйныфлар биш көнлек уку атнасына күчте.

«Без республикада беренче булып, мондый масштабта һәм формада укытуның яңа режимына күчәбез. Үзгәреш системалы характерда, шуңа күрә башлангыч сыйныфларда укытуның яңа форматына күчү ике этапта башкарылачагы турында карар кабул ителде», — диде Рамил Гыйниятуллин.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100