news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда авыл мәктәпләре җитәкчелегенә субсидия түләргә тәкъдим ителде

Авыл җирлегендә эшләүче укытучылар утка, суга, коммуналь хезмәтләргә түләү өчен ала торган субсидия күләме узган елда якынча 431,4 сум тәшкил иткән.

Татарстанда авыл мәктәпләре җитәкчелегенә субсидия түләргә тәкъдим ителде
Владимир Васильев

(Казан, 7 июль «Татар-информ», Рифат Каюмов). Авыл җирлегендә, шәһәр тибындагы бистәләрдә эшләүче укытучылар утка, суга, коммуналь хезмәтләргә түләү өчен ала торган субсидия мәктәп директорларына, аларның урынбасарларына моңарчы түләнмәгән. «Мәгариф турында»гы законга үзгәрешләр кертеп субсидияне мәктәп җитәкчелегенә дә бирмәкчеләр. Бу турыда мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Илсур Һадиуллин Дәүләт Советында узган утырышта хәбәр итте.

Бүген ТР Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышы узды. Утырышта «Мәгариф турында»гы Татарстан Республикасы Законының 14 һәм 25 статьяларына үзгәрешләр кертү мәсьәләсе каралды. Доклад белән мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Илсур Һадиуллин чыгыш ясады.

«2019/2020 уку елында авыл җирлегендә, шәһәр тибындагы бистәләрдә 846 белем бирү оешмасы директоры, 1305 директор урынбасары эшләгән. Педагогик хезмәткәрләргә торак һәм коммуналь хезмәтләр өчен түләнә торган субсидиянең уртача күләмен 431,4 сум дип санаганда, закон проектын тормышка ашыру өчен аена 928 мең сумга якын өстәмә акча кирәк булачак», — дип әйтте Илсур Һадиуллин.

Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты әлеге закон проектын хуплап, Дәүләт Советының утырышында карарга тәкъдим итте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100