news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кайбычта «Балаларга бергәләп укыйбыз» акциясе дәвам итә

I этап — 25 майдан 20 августка кадәр дәвам итәчәк.

(Кайбыч, 7 июнь, «Татар-информ», «Кайбыч таңнары»). Халыкара Балаларны яклау көне уңаеннан Республика Бала хокукларын яклау вәкаләтле вәкиле тәкъдиме буенча Татарстанда «Балаларга бергәләп укыйбыз» акциясе игълан ителде. Бу акциягә Кайбычның Галия Кайбицкая исемендәге музее да кушылды. Бу хакта район газетасы яза.

Бу тәкъдимне Галия Кайбицкая исемендәге музей да хуплый һәм гаиләләрне бу чарада катнашырга чакыра. Акция гаиләләрдә балалар белән бергәләп ял оештыру, гаилә укулары традициясен яңарту, баланы һәрьяктан камил шәхес итеп тәрбияләүдә китапның ролен күтәрү, балалар һәм яшүсмерләр арасында китап укуны популярлаштыру максатында үткәрелә. Ул агымдагы елның 25 маеннан 30 августына кадәр ике этапта уза.

I этап — 25 майдан 20 августка кадәр дәвам итә. Акциядә катнашучы, үзе яисә гаилә әгъзалары белән бергәләп балалар китабы, шигырь, хикәя яисә әкият уку фрагментын чагылдырган 60 секундлык видеоязма әзерләп, 89172553941 телефон номеры буенча ватсапка җибәрә. II этап — 2020 елның 20 августыннан 30 августына кадәр. Оештыру комитеты акциядә иң актив катнашучыларны билгели һәм җиңүчеләрне ачыклый.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100