Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Галләмов исемендәге махсус мәктәп укучылары бөтенроссия олимпиадасында призер булды
Онлайн бәйге дүрт фәннән үткәрелде.
(Казан, 7 июнь, «Татар-информ»). «Н.А.Галләмов исемендәге республика махсус гомуми белем бирү мәктәбе» ябык типтагы белем бирү оешмасында тәрбияләнүчеләр махсус укыту-тәрбия учреждениеләре өчен бөтенроссия онлайн-олимпиада призерлары булды. Бу турыда Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итте.
Олимпиада 20-22 майда дүрт гомуми белем бирү предметы буенча узды: алтынчы сыйныф укучылары математикадан белемнәрен тикшерделәр, җиденче сыйныф укучылары — тарихтан, сигезенче сыйныф укучылары — рус теленнән, ә тугызынчы сыйныф укучылары технология буенча олимпиадада җиңү өчен көрәштеләр.
Махсус мәктәпнең укучыларына бүләкләр тапшырылды. Артур Кайбешов математикадан II дәрәҗә диплом белән бүләкләнде. Артем Конушкинга РФ Мәгариф министрлыгының балалар хокукларын яклау өлкәсендәге дәүләт сәясәте департаментының «Идеяне матур итеп сәнгати гәүдәләндергәне өчен» номинациясендә дипломын бирделәр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз