news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Илсур Һадиуллин Актаныш районында мәгариф системасының торышы белән танышты

2021 елда мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең республика август киңәшмәсен Актаныш районы үзендә кабул итәчәк.

Илсур Һадиуллин Актаныш районында мәгариф системасының торышы белән танышты
http://aktanysh-rt.ru/

(Актаныш, 7 апрель, «Татар-информ», «Актаныш-информ»). Бүген Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин эшлекле сәфәр белән Актаныш районына килде. Бүгенге эшлекле сәфәр дә районда мәгариф системасының торышы белән танышу, алга билгеләнгән максат-бурычларны өйрәнү белән бәйле иде.

Билгеле булганча, 2021 елда мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең республика август киңәшмәсен Актаныш районы үзендә кабул итәчәк.

Республиканың баш педагогы Илсур Һадиуллин, Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттахов белән берлектә, Актаныш гимназиясендә, «Тылсым» бакча-мәктәптә, «Каенкай» балалар бакчасында, Актаныш кадет мәктәбендә, технологик техникумда, Актанышның 1нче һәм 2нче мәктәпләрендә булып, аларның эшчәнлеге белән якыннан танышты.

 

 

news_right_1
news_right_2
news_bot