news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә Бердәм дәүләт имтиханнарының беренчесе 8 июньдә узачак

Бу көнне мәктәп укучыларының география, әдәбият, информатика һәм мәгълүмати-коммуникацион технология кебек предметлардан белемнәрен тикшерәчәкләр.

(Казан, 7 апрель, «Татар-информ»). Россиядә Бердәм дәүләт имтиханнарының беренчесе 8 июньдә узачак. Бу хакта РИА Новости агентлыгы мәгариф министры Сергей Кравцовка сылтама белән хәбәр итә.

Бу көнне мәктәп укучыларының география, әдәбият, информатика һәм мәгълүмати-коммуникацион технология кебек предметлардан белемнәрен тикшерәчәкләр.

11 июньгә – рус теле, 15 июньгә – база һәм профиль дәрәҗәләрендәге математика, 18 июньгә – тарих һәм физика, 22 июньгә җәмгыять белеме һәм химиядән имтихан билгеләнгән. Мәктәп укучылары чит телләрне 25 июньдә тапшыра башлаячак, 26 һәм 29 июньдә әлеге имтиханнарны телдән бирәчәкләр.

Шулай ук Төп дәүләт имтиханы да күчерелмәячәк. Министрлык Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте белән берлектә расписаниенең яңа проектын әзерләгән. Ул норматив хокукый актлар проектлары федераль порталында дөнья күргән. Элегрәк Кравцов, дистанцион укуны озайтырга туры килсә, Бердәм дәүләт имтиханнары кабат күчерелергә мөмкин дип белдергән иде. Әмма әлегә мондый карар юк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100