news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия мәгърифәт министры: 2020 елда БДИ Covid-19 аркасында гамәлдән чыгарылмаячак

Россиядә имтиханнар 8 июньдә башлана.

(Казан, 7 апрель, «Татар-информ»). 2020 елда Бердәм дәүләт имтиханы (БДИ) Covid-19 коронавирусы аркасында гамәлдән чыгарылмаячак. Бу хакта брифингта Россия мәгърифәт министры Сергей Кравцов сөйләде, дип хәбәр итә ТАСС.

«Бердәм дәүләт имтиханы гамәлдән чыгарылмаячак. Мәгърифәт министрлыгы тарафыннан, Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча Федераль хезмәт белән берлектә, бердәм дәүләт имтиханын үткәрү расписаниесенең яңа проекты әзерләнде, аның нигезендә беренче имтихан 8 июньдә башлана», — диде Кравцов.

Аның сүзләренчә, ведомство унберенче сыйныф укучылары өчен уку елын 8 июньгә кадәр озайту мәсьәләсен карый.

Элегрәк «Татар-информ» Татарстан мәктәпләрендә дистанцион укыту башлануын хәбәр иткән иде. Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгы Рафис Борһанов сүзләренчә, уку процессы, техник сәбәпләргә карамастан, программаларга туры килә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100