news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан мәктәбендә “Сугыш саннары” дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә уздырыла

Ул Бөек Ватан сугышында катнашучыларның тол калган хатыннары өчен махсус әзерләнгән тантаналы чара

 (Казан, 7 апрель, “Татар-информ”). Бүген Казанның 177 нче номерлы мәктәбендә (Мусин урамы, 17) “Сугыш саннары” дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә уздырыла.

Сәгать 2дә башланачак әлеге тантаналы чара Казанның Яңа Савин районында яшәүче мөхтәрәм ханымнар - 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында катнашучыларның тол калган хатыннары өчен әзерләнгән. Кичәдә мәктәпнең “Шатлык” вокал-хореография ансамбле, “Йолдызлык” эстрада сәнгатенең шәһәр бәйгесе җиңүчесе катнаша, дип хәбәр итә Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары хакимияте матбугат хезмәте мэрия сайтына.

Чара кысаларында 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында катнашкан барлык геройларны искә алу, хәтер яңарту максатыннан, “Георгий тасмасы” акциясе үткәреләчәк. Тол ханымнарга азык-төлек тутырылган бүләк каплар тапшырылачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot