Буадагы 10 мәктәп комиссиянең “кара” исемлегенә кергән

Быел 2 айда 46 административ эш каралган

 (Казан, 7 апрель, “Татар-информ”). Буада балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссия әгъзалары быел 2 ай эчендә 46 административ эш карады. Анда яшүсмерләрнең әти-әнисенә карата 13 тапкыр кисәтү ясалды, 32 се штрафка тартылды, дип яза “Байрак” газетасы.

Яшьләрнең хокук бозулары, башлыча, кичке сәгать 10нан соң урамда йөрүгә, спиртлы эчемлекләр эчүгә, урлашуларга кайтып кала. Соңгысы буенча 2 факт теркәлде. Быел гына да ведомствоара рейдлар барышында 10 “авыр” гаилә барлыгы ачыкланган. Аларда 14 бала тәрбияләнә. Райондагы 10 мәктәп комиссиянең “кара” исемлегенә кергән.