news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

КФУда Галимҗан Ибраһимовның тууына 135 ел тулуга багышланган фәнни конференция була

Конференциядә Галимҗан Ибраһимовның әдәби әсәрләре һәм фәнни хезмәтләрендә мәдәниятара һәм әдәбиятара диалог аспектында татар әдәбияты һәм башка сораулар каралачак.

КФУда Галимҗан Ибраһимовның тууына 135 ел тулуга багышланган фәнни конференция була
архив/Владимир Васильев

(Казан, 7 март, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). 11 мартта 10.00 сәгатьтә КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында татар әдәбияты классигы, җәмәгать һәм дәүләт эшлеклесе Галимҗан Ибраһимовның 135 еллыгына багышланган «Галимҗан Ибраһимов: язучы, тәнкыйтьче, методист, җәмәгать эшлеклесе» дип исемләнгән яшь галимнәрнең Халыкара фәнни-гамәли конференциясе була.

Конференциядә мәдәниятара багланышлар контекстында Галимҗан Ибраһимовның гыйльми эшчәнлеге, әдәби иҗаты; галимнең әдәбият гыйлеме өлкәсендәге эшчәнлеге һәм хәзерге әдәбият гыйлеме; мөгаллимнең педагогика өлкәсендәге эшчәнлеге һәм тел, әдәбият укыту методикасының бүгенгесе кебек юнәлешләр эшләячәк. Конференция кысаларында «Яшь тюрколог мәктәбе» үткәрелә.

Конференция эшендә аспирантлар, югары уку йортлары студентлары, көллиятләр һәм урта белем бирү оешмалары укучылары катнаша.

Конференцияне институтның татар әдәбияты кафедрасы оештыра. Үткәрелү урыны — 105 аудитория.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100