news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия студентлары биометрия ярдәмендә сессияне онлайн тапшыра алачак

Дистанцион аттестация ерак торак пунктларда яшәүчеләргә ярдәм итәчәк, аларга аттестация өчен югары уку йортларына килергә туры килмәячәк.

(Казан, 7 март, «Татар-информ»). Россиядә 2021/2022 сессиясен онлайн-форматта үткәрергә рөхсәт иттеләр. Студентлар шәхесен раслау өчен биометрия кулланылачак. Тиешле карарны Россия Премьер-министры Михаил Мишустин имзалады.

Документта билгеләп үтелгәнчә, мондый форматтагы арадаш аттестацияне үткәрү турында карарны югары уку йортлары студент ризалыгы буенча кабул итә.

«Бу формат бакалавриат, специалитет һәм магистратура программалары буенча белем алучы студентлар өчен булачак. Системаны 2021/2022 уку елында имтиханнар үткәрү өчен куллану планлаштырыла», — диелә текстта.

Бердәм биометрик система (ЕБС) мәгълүматларны җыю, эшкәртү һәм саклауны тәэмин итәчәк, шулай ук аларны мәгариф оешмасына тапшырачак. Катнашу өчен студентка системада теркәлергә кирәк, ә имтихан алдыннан прокторинг процедурасын узалар. 

«Система кулланучының үз-үзен тотышын бәяли һәм истә калдыра һәм аны кеше буларак танып кала. Алга таба каналлар буенча мәгълүмат югары уку йортына тапшырылачак. Шәхес раслангач, студентка имтиханга керү рөхсәт ителә», — дип аңлаттылар Министрлар Кабинеты матбугат хезмәтендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100