news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Грипп һәм ОРВИ таралу сәбәпле, Татарстанда ун мәктәп тулысынча ябылган

Ялларда мәктәпләрне җыештырдылар һәм бактерицид лампалары ярдәмендә зарарсызландырдылар.

(Казан, 7 февраль, «Татар-информ»). Эпидемия вазгыяте сәбәпле, Татарстанда ун мәктәп тулысынча ябылган. Шулай ук 357 мәктәптә аерым сыйныфлар карантинга җибәрелгән.

«Авыручылар саны артмасын өчен Актаныш һәм Тукай районнарында икешәр, Минзәлә һәм Тәтеш районнарында берәр, Лаеш районында дүрт мәктәп тулысынча ябылган. Әгәр сыйныфта укучыларның 20 проценты грипп яки тын юлларында вируслы кискен инфекция (ОРВИ) белән авырый икән, укучылар карантинга җибәрелә», — дип хәбәр итә Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте.

Моннан тыш, бүген 758 укучы, ә 1 сентябрьдән 42 444 укучы көндәлек «иртәнге фильтр»ны узмаган.

Ялларда мәктәпләрдә генераль җыештыру узды һәм бактерицид лампалары ярдәмендә зарарсызландырдылар.

«Татар-информ» агентлыгы хәбәр иткәнчә, 7-12 февральдә беренче сыйныфлар өчен өстәмә каникул оештырылды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100