Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Минзәләдә республика буенча чаңгы ярышлары узачак
16 - 17 февраль көннәрендә балалар йортларында һәм ятим балалар өчен интернат-мәктәпләрдә тәрбияләнүчеләр арасында чаңгы ярышлары оештырыла.

(Казан, 7 февраль, “Татар-информ”). Әти-әниләре тәрбиясеннән мәхрүм булып, балалар йортларында һәм ятим балалар интернат-мәктәпләрдә тәрбияләнүчеләр арасында Минзәләдә 16 - 17 февраль көннәрендә Татарстан беренчелегенә чаңгы ярышлары узачак. Ярышлар әлеге балалар арасында физик тәрбияне популярлаштыру максатыннан оештырыла. Бу хакта Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы хәбәр итә.
Ярышларда балалар йортлары һәм интернат-мәктәп җыелма командалары катнаша. Расланган язмача гаризасы булган директорлар “Учреждение җитәкчеләре” категориясендә ярыша.
1, 2, 3 урыннарны яулаган командалар ярыш кубоклары, дипломнар белән бүләкләнәчәк. 1, 2, 3 урыннарны яулаган катнашучылар медальләр һәим истәлекле бүләкләр алачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз