news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Айдар Гарифуллин Түбән Кама Мәгариф идарәсе башлыгы итеп билгеләнде

Рамил Муллин яңа җитәкченең Түбән Кама алдында торган барлык бурычларны хәл итә алачагына ышануын белдерде.

(Казан, 6 декабрь, «Татар-информ», Эльза Кузнецова). Айдар Гарифуллин Түбән Кама районы Мәгариф идарәсе башлыгы итеп билгеләнде.

Түбән Кама районы башлыгы Рамил Муллин эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә шулай дип белдерде.

Гарифуллин — белеме буенча педагог, ике югары белемгә ия, моңарчы Чаллыда Татарстандагы иң яхшы белем йортларыннан саналган Мулланур Вахитов исемендәге 2нче гимназиясе директоры булып эшләгән. «Наил Гамбәр улына (Чаллы мэры Наил Мәһдиев — Т-и иск.) күрсәткән ярдәме һәм Айдар Хәкимҗан улын безгә җибәргәне өчен рәхмәт әйтәсе килә», — дип искәртте район башлыгы.

Рамил Муллин яңа җитәкченең Түбән Кама алдында торган барлык бурычларны хәл итә алачагына ышануын белдерде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100