news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан дәүләт аграр университеты агрономия факультеты 100 еллык юбилеен бәйрәм итә

Бәйрәм тантанасына төрле елларда агрономия факультетын тәмамлаучы мәртәбәле кунаклар җыелган.

Казан дәүләт аграр университеты агрономия факультеты 100 еллык юбилеен бәйрәм итә
agro.tatarstan.ru

(Казан, 6 декабрь, «Татар-информ»). 4 декабрьдә Казан дәүләт аграр университеты агрономия факультетының 100 еллык юбилее тантанасы булды. 200дән артык кунак җыелды, алар арасында төрле елларда агрономия факультетын тәмамлаучы мәртәбәле кунаклар булды. Бу турыда ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Биредә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек комитеты рәисе урынбасары Таһир Һадиев, Чуашия Республикасының Россия Федерациясе Президенты каршындагы вәкаләтле вәкиле Петр Чекмарев, Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры урынбасары Илгизәр Зарипов һәм башкалар бар иде.

Кунаклар агроэкологик тикшеренүләр лабораторияләре үзәге белән таныштылар һәм махсуслаштырылган «Татмелиорация» траст компаниясе» ААҖ, «Байер» АҖ, «Татагрохимисервис» АҖ, «Сервис-Агро» ҖЧҖ демонстрацион классларын, шулай ук агрономия факультетының тарихи музеен тантанасында катнаштылар.

Тантаналы чараны Казан ДАУының ректоры Айрат Вәлиев ачты, ул үз чыгышында агорономның авыл хуҗалыгында иң кирәкле кеше блуын ассызыклап үтте. Ул шулай ук факультетның гражданнар сугышының иң кызган вакытларында төзелү тарихы турында сөйләде, илнең киләчәге өчен аның нинди зур әһәмияткә ия булуын билгеләп үтте.

Ришат Хәбипов Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары — Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров исеменнән һәм шәхсән үзе актлар залында җыелучыларны юбилей белән котлады. Ул Татарстан Республикасының Россия Федерациясе төбәкләре арасында авыл хуҗалыгы алга киткән төбәк булуын ассызыклады.

Ришат Хәбипов студентларга һәм аграр уку йортларын тәмамлап чыгучыларга Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан ярдәм чаралары турында сөйләде. Ул һәр уку семестры нәтиҗәләре буенча Министрлыкның исемле стипендиясен алу өчен Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан Аграр университеттан һәм Ветеринария академиясеннән 25 кандидат сайлап алынуы турында да искәртте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100