Балтач педагогы «Авыл укытучысы — 2021» конкурсында җиңгән өчен бүләкләнде

Ул Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрының «Авыл укытучысы-2021» конкурсы җиңүчеләре белән очрашу чарасында да катнашты.

(Балтач, 6 октябрь, «Татар-информ», «Хезмәт»). Балтач районының бертөркем мәгариф хезмәткәрләре башкалада «Укытучылар көне» уңаеннан уздырылган тантаналы чарада катнашты. Арбор мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Рүфия Билсур кызы Мифтахова «Авыл укытучысы — 2021» конкурсының номинацияләр буенча җиңүчесе буларак сәхнәдә бүләкләнде.

Ул шулай ук Татарстан Республикасы Мәгариф һәм Фән министрының «Авыл укытучысы-2021» конкурсы җиңүчеләре белән очрашу чарасында да катнашты.