Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Тәтештә кадет мәктәп-интернатында «Үсеш ноктасы» ачылды
«Үсеш ноктасы»нда эшләячәк педагоглар ел дәвамында өйрәнүләр узган.

(Тәтеш, 6 октябрь, «Татар-информ», «Тәтеш таңнары»). Тәтеш кадет мәктәп-интернаты базасында «Мәгариф» илкүләм проекты кысаларында «Үсеш ноктасы» ачылды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.
Кадет мәктәп-интернаты районда цифрлы һәм гуманитар профильдәге белем бирү үзәге булган өченче уку йорты булачак. «Үсеш ноктасы» бүгенге көндә Олы Тархан һәм Алабирде урта мәктәпләрендә уңышлы эшләп килә.
«2020 елда уку йортыбызны уку барышын, өстәмә белемне һәм мәктәптән тыш эшне камилләштерергә исәпләнгән „Үсеш ноктасы“ программасына керттеләр. Бүгенге көндә тормыш иминлеге нигезләре классы җайлаштырылган, информатика һәм шахмат буенча ял итү урыны өчен җиһазлар китергәнне көтәбез», — дип сөйләде кадет мәктәп-интернаты директоры Вил Нуруллин.
Аның әйтүенчә, «Үсеш ноктасы»нда эшләячәк педагоглар ел дәвамында өйрәнүләр узган. «Әлеге проект ярдәмендә кадетлар үзләренең белемнәрен яхшырту өчен цифрлаштыруны файдаланырга өйрәнәчәк», — диде район башкарма комитеты мәгариф бүлеге җитәкчесе урынбасары Инна Лазарева.
Кадет Всеволод Черенков фикеренчә, әлеге үзәктә шөгыльләнүләр бары тик теоретик белемнәрне үзләштерергә генә түгел, шулай ук практик күнекмәләрне өйрәнергә дә йогынты ясаячак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз