news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сыйныф җитәкчеләре 5 мең сумлык беренче федераль түләүләрне алды

Сыйныф җитәкчеләренә республика бюджетыннан түләнә торган акча да бирелә.

Сыйныф җитәкчеләре 5 мең сумлык беренче федераль түләүләрне алды
Владимир Васильев

(Казан, 6 октябрь, «Татар-информ»). Татарстан укытучылары сыйныф җитәкчелеге өчен 5 мең сумлык беренче түләүләрне алды. Бу турыда Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итте.

Федераль бюджеттан ай саен түләнә торган пособие 1 сентябрьдән сыйныф җитәкчесе булып эшләүче барлык укытучыларга бирелә. Федераль бюджеттан айлык түләүләр өчен быел республикага 619,4 млн сум бүлеп бирелде, 2021 елдан башлап бу сумма 1 млрд 858,2 млн сум була.

«Республика бюджеттыннан алдан билгеләнгән түләүләр дә бирелә. Бу — аена бер сыйныф өчен 550 сум, бер укучы өчен 50 сум. Моңа кадәр республикада сыйныф җитәкчелеге өчен өстәмә түләү аена 2046 сум (авыл мәктәбендә 1311 сум, шәһәр мәктәбендә 2508 сум) иде. Хәзер бу сумма 7046 сум (авыл мәктәпәрендә 6311 сум, шәһәр мәктәбендә 7508 сум) була», диелә бу хәбәрдә.

Мәгариф һәм фән министрлыгы белешмәсе буенча, Татарстанда 23 мең 787 сыйныф җитәкчесе эшли.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100